

Уфаның Орджоникидзе районы суды бухгалтер ханымга хөкем карары чыгарган.
Гаепләнүче бер оешмада баш бухгалтер булып эшләгән һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакларын бүлү аның өстендә булган. Документлар тутырганда ул үзенең хезмәт хакы күләмен унлата арттырып язган, шулай ук оешмага туганнарының документларын да теркәп, аларга да хезмәт хакын җибәреп торган.
Шулай итеп, ханым 2019 һәм 2020 ел эчендә 5 млн сумнан артык бюджет акчасын "агызган". Тикшерү вакытында шул ачыкланган - ханым 35 мең урынына ай саен 350 мең сум хезмәт хакы алып яшәгән.
Суд аңа 4 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән һәм зыян суммасын түләткән.
Фото: https://afbf.ru