Җинаять һәм җәза
7 октябрь 2022, 05:04

Авыл түрәсен эштән куганнар

Ханым вазыйфасыннан колак каккан.

kirpikov.rukirpikov.ru
kirpikov.ru

Башкортстанның Баймак районында прокуратура авыл хакимияте хезмәткәрен эшеннән җибәрттерүгә ирешкән. Чөнки әлеге ханыма карата җинаять карары чыгарылган, дип яза "МК Уфа" басмасы.

Эш шунда: суд агымдагы елның февралендә авылда яшәүче бер иргә 60 сәгатьлек мәҗбүри эш билгели. Җәзаны ул авыл хакимиятендә үтәргә тиеш була. Әмма ир эш башкару урынына республикадан читкә үк чыгып китә. Әйләнеп кайткач, авыл советы эшләре белән идарә итүчегә килеп сөйләшә, һәм ханым аңа тиешле сәгатьләрен эшләде дигән документ бирә.  

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә хатын вазыйфа вәкаләтләрен бозган дип табыла. Суд аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Моннан тыш, прокуратура хакимият башлыгыннан ышанычны югалткан хезмәткәрен эшеннән алуны таләп итә. Нәтиҗәдә түрә ханым вазыйфасыннан колак кага.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас