Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2022, 15:55

Уфада маньяк йөри, дип куркыталар

Имеш, ул  бер кызны мәсхәрәләгән.

Шикләнелүченең фотороботы.Шикләнелүченең фотороботы.
Шикләнелүченең фотороботы.

Уфаның Совет районы территориясендә 5 октябрь кичендә Октябрь проспекты 5/2 санлы йорт   (Левченко урамы буйлап) тирәсендә билгесез адәм балигъ булмаган кызга һөҗүм иткән, имеш, аны мәсхәрәләгән. Кыз бала 16-17 яшьләрдә, ди. Аннары ир кызның мобиль телефонын урлап качкан. Кичә кич бихисап мәктәп чатларында шундый мәгълүмат таралды.

Мессенджерларда ата-аналарны балаларын кич ялгызы тышка чыгармаска, мәктәп һәм түгәрәкләрдән соң каршы алырга чакыралар. “Ата-аналар,  сак булыгыз! Совет районында маньяк йөри”, – дигән хәбәрләр таралды.

Шикләнелүче иргә төзелгән ориентировкада ул РФ Җинаять кодексының  131 маддәсе (“көчләү”)  буенча  эзләнә диелгән. Иргә карап торышка 30-35 яшь, ул уртача гәүдәле, буе 170-175 см, кырынмаган йөзле, киң маңгайлы. Кара төстәге спорт костюмыннан булган.

“Башинформ” агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы вакыйганы раслаган, һәм бу фейк түгел дигән. Әле оператив эзләү эшләре бара.

 

Читайте нас