

Мәскәүнең Преображенский районы суды Дагыстанның Дербент районының элекке башлыгы Магомед Джелиловны законсыз рәвештә танышларына җир участоклары таратканы өчен 9 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Элекке түрә шулай ук 500 мең сум күләмдә штраф түләргә тиеш. Джелилов өчен бу инде дүртенче хөкем карары. Прокуратура кушуы буенча суд утырышлары Мәскәүдә уза, чөнки туган ягында элекке чиновникның хокук саклау системасына басым ясардай дәрәҗәле яклаучылары бар.
Түрәгә карата моңа кадәр оештырылган суд процесслары да вазифа биләү белән бәйле җинаятьләргә кагыла. Тикшерү версиясе мәгълүматлары буенча, 2016 елда Джелилов туганнарына “Кавказ” федераль трассасы буеннан 3,5 гектар мәйданда базар хакы белән 20 миллион сумнан бәяләнгән өч җир участогы бүләк иткән.
Элекке түрә, әлбәттә, үз гаебен танымаган...
Чыганак: lenta.ru