Мәскәүдә яшәүче бер ир, мобилизация буенча Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашыр өчен чакырылам дип алдап, уйлап чыгарылган өлкән яшьтәге әнисенә яллаган ярдәмчене талаган.
Ул эш эзләү буенча игъланнар сайтында өлкән яшьтәге хатынгә ярдәмләшер өчен сиделка яллыйм, хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил итәчәк дигән белдерү урнаштырган. Бу тәкъдимгә эшсез бер хатын игътибар итә. Вәгъдә ителгән хезмәт хакына мошенник ай саен өстәмә 25 мең сум акча салачакмын дип ышандыра. Ир хатынга паспорты фотосурәтен җибәрә һәм аны мобилизация буенча хезмәткә чакыру сәбәпле, умыртка сөягендәге бүсердән җәфа чигүче әниесенә ярдәмче эзлим дип алдый.
Эшкә ялланган хатын мошенник калдырган телефон номерына шалтырата – трубканы үзен Алла Борисовна дип таныштырган хатын ала. Чыннан да үзенә сиделка ярдәме кирәклеген раслый. Беренче бирем итеп няня “Алла Борисовна”ны өендә дәваханәдән соң каршы алырга тиеш була.
Сөйләшкәннән соң эшкә яллаучы сиделка хатынга банк исеменнән “Сезгә 25 мең сум акча күчерелде” дигән СМС-хәбәр җибәрә. “Эсемеска” гади телефон номерыннан җибәрелә, әмма эш табуына сөенгән хатын моны искә алмый. Мошенник фронтта (!) элемтәсез калудан куркам дип, ярдәмче хатынны телефонына 10 мең сум акча салырга күндерә. Калган сумманы әнигә тотынырсыз ди юмарт ир.
“Соңрак ул үзенең телефон номерын минем банк картасына кушуны сорады, мин бу юлы да, нишләптер, уйлап та тормастан, телефонны картага бәйләдем”, – дип сөйли сиделка.
Шулай итеп, банк картасындагы балансны тикшермичә, хатын җинаятьче иргә акчалар күчерә. Һәм мәскәүле ирнең әнисен каршыларга дип килсә, авыру хатынның фатиры да, “Алла Борисовна” гомумән үзе дә уйдырма икәнлеге ачыклана. Ә мәскәүле ир федераль эзләүгә игълан ителгән мошенник булып чыккан.
Кешене ышандыра алганнарга хәйран калам инде мин. Беркатлы ватандашларыбыз хакында әйтеп торасы да юк...
Чыганак: lenta.ru