Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 октябрь 2022, 23:51

Бер мизгелдә 4 кызны харап итте...

Бакалы районындагы коточкыч аварияне хәтерлисезме?

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән, социаль челтәрләр.  Бер мизгелдә 4 кызны харап итте...
Бер мизгелдә 4 кызны харап итте...Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән, социаль челтәрләр.

Башкортстан прокуратурасы Бакалыда яшәүче 23 яшьлек егеткә карата гаепләү карары чыгарды. Хәтерегездә булса, ул быел җәй исерек килеш  4 кызны таптаган иде.

БР прокуратурасы хәбәре буенча, 18 июль иртәсендә Бакалы авылында гаепләнүче “Ауди А5” автомобилендә исерек килеш  тизлекне арттырган һәм  башта каршы полосага чыгып, Күпер урамы яклап Колхоз урамына таба хәрәкәт иткәндә өлешчә юлның сул як кырыена да чыккан.

Нәтиҗәдә ул 16-19 яшьләрдәге 4 кыз өстенә барып менгән. Алган тән җәрәхәтләреннән аларның дүртесе дә шунда ук җан биргән. Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять  эше Чакмагыш районара судына тапшырылган.

4 кыз гомерен кыйган водительгә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: