

Ишембай шәһәр суды кеше өенә ут төртүче 58 яшьлек кешегә карата җинаять эшен караган.
Суд матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бер ел элек ул таныш хатын белән бергә утырып эчкәннән соң, талашып киткәннәр һәм гаепләнүче хуҗаның торагын яндырырга булган. Ул бензин алып кереп, идәнгә, өй стеналарына агызган да, ут төрткән. Йорт яна башлаган, тик хатын янгынны сүндерергә өлгергән.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү вакытында ул бу йортны төзүдә танышына ярдәм итүен сөйләгән, моның өчен пилорамада эшләгәндә хезмәт хакы исәбенә төзелеш материаллары алган. Өйне салып бетергәч, хатын аны өйдән куып чыгарган. Әле исә, ир бу хәлне кичерә алмаган. Кунакка килгәч, алар арасында конфликт килеп чыккан, һәм ул йортны яндырырга булган.
Суд ирне гаепле дип тапкан һәм бер елга иректән мәхрүм итү турында карар чыгарган.