Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 сентябрь 2022, 09:56

Курьерларны талаган

Тик кырын эш кайчан да булса ачыклана шул...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Республикада  кыйммәтле гаджетлар китереп бирүче курьерларны талаучыны кулга алганнар. Бу хака төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Полиция мәгълүматлары буенча, Благовещенскида яшәүче 24 яшьлек җинаятьче төрле адресларга смартфоннарга, сәгать һәм наушникларга заказ ясаган да, курьерлар килгәч,  аларның йөзенә баллончиктан газ сиптереп, техникасын тартып алган.

Талап алынган техниканы егет сатып җибәргән, акчаларны үзенә кулланган. Егет барлыгы 300 мең сумнан артык бәягә техника талаган.

Әлеге вакытта талаучы  – сак астында. Аңа талау маддәсе буенча җинаять  җәзасы яный. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: