Җинаять һәм җәза
28 сентябрь 2022, 16:50

Ижевск мәктәбендә үлүчеләр гаиләләренә миллион сум акча бирәчәкләр

Күпме түләсәләр дә, мәрхүмнәрне инде кайтарып булмый...

МЧС РФ / РИА НовостиМЧС РФ / РИА Новости
Фото:МЧС РФ / РИА Новости

Удмуртия властьлары Ижевскиның 88нче санлы мәктәптәге атышта һәлак булучылар гаиләлә әгъзаларына миллионышар сум акча түләячәк.

Авыр җәрәхәтләр алучылар һәм уртача имгәнүчеләргә 500 мең сумлык түләүләр каралган.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әлеге фаҗига нәтиҗәсендә бер кешенең хәле бик авыр дип хәбәр иткән иде. Ведомство җитәкчесе шуны да әйткән – 14 каза күрүченең хәле уртача авырлыкта, 8 кешенең хәле авыр.


Удмуртия мәктәбендәге атыш 26 сентябрьдә теркәлде. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 17 кеше һәлак булган. Аларның 11е – балалар. 24 кеше имгәнгән. Шуларның 22се – балигъ булмаган яшьтә. Республикада 26-29 сентябрь матәм көннәре дип игълан ителде. 

Һөҗүм итүче – кайчандыр шул мәктәпне тәмамлаучы 4 яшьлек Артём Казанцев. Күршеләре сүзләренчә, әнисе һәм картәнисе белән яшәүче Казанцев гел йомык һәм дәшмәс булган, гаиләсе беркем белән аралашмаган. Һөҗүмнән соң ул үз-үзенә кул салган.
Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас