Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 сентябрь 2022, 13:58

Ижевск мәктәбенә һөҗүм итүчене кеше белән аралашмыйча үсте, диләр

Бу хакта күршеләре сөйли. 

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Ижевскиның 88нче санлы мәктәбендә атыш оештыручының гаиләсе  хакында  күршеләре сөйләгән.

Бер ханым сүзләренчә, ул Артём Казанцевны кечкенәдән белән. Әнисе аның белән прогулкаларга чыкканын хәтерли ул. Атучы ирнең гаиләсе кешеләр белән аралашмыйча яшәгән.

“Малайны яхшы хәтерлим: балачагында бик матур иде, кара кашлы, түгәрәк битле – хас та курчак йөзде. Әмма барыбер күбрәк өйдә үсте ул. Башка малайлар ихатада йөгереп уйныйлар, кайчагында сугышалар иде, ә ул беркайчан да алар белән булмады”, – ди хатын.

Казанцевның икенче бер күршесе мәктәпкә һөҗүм итүче һәм аның гаиләсе  йомык булды ип хәтерли. Ир әнисе һәм картәнисе белән яшәгән һәм даими өйдә утырган. Картәнисе 88нче санлы мәктәптә вахтёр булып эшләгән һәм идәннәр юган. Соңгы ике елда Казанцев  урам буйлап  балаклавага охшаган кара маска киеп йөргән.

Соңрак интернет челтәрендә Казанцевны психоневрология диспансерында исәптә торган, дип яздылар.

Исегезгә төшерәбез, Удмуртия мәктәбендәге атыш 26 сентябрьдә теркәлде. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 17 кеше һәлак булган. Аларның 11е – балалар. 24 кеше имгәнгән. Шуларның 22се – балигъ булмаган яшьтә. Республикада 26-29 сентябрь матәм көннәре дип игълан ителде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: