Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 сентябрь 2022, 11:18

Ижевск мәктәбе корбаннары саны 17гә җиткән...

Бу көннәрдә тоташ илебез зар елый...

Сергей Кузнецов / РИА Новости
Фото:Сергей Кузнецов / РИА Новости

Ижевск мәктәбенә һөҗүм иткән вакытта зыян күргән өч бала бик авыр хәлдә. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Ижевскида һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 17гә кадәр арткан. Бу хакта Тикшерү комитетының Удмуртия  буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

“17 кеше үлде, шул исәптән 11 бала һәм 6 өлкән яшьтәге кеше”, — диелә белдерүдә. Тикшерү комитетының моңа кадәрге мәгълүматлары буенча үлүчеләр саны 15 иде: 11 бала һәм 4 өлкән яшьтәге  кеше. Яраланучылар саны 24 кеше — 22 бала һәм 2 өлкән яшьтәге кеше.

Мәктәпкә  кайчандыр шунда белем алган 1988 елгы Артем Казанцев, һөҗүм итүе билгеле булды. Ахырда ул үз-үзенә кул салган.

 

Чыганак: ria.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: