Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 сентябрь 2022, 18:14

“Әни, мин куркам... безгә аталар...”

Ижау мәктәбендәе атыш нәтиҗәсендә 13 кеше гомере өзелде. Шуларның җидесе - балалар. 

Сергей Кузнецов / РИА Новости
Фото:Сергей Кузнецов / РИА Новости

Ижауда  34 яшьлек Артем Казанцев һөҗүменә дучар булган мәктәп укучыларын класслар аша эвакуацияләгәннәр. Бу хакта  ике баласы 88нче санлы мәктәптә укыган ана  кеше сөйләгән.  Аның улы – 8нче, кызы беренче сыйныфта укыган.

“Балаларны мәктәптән класслар аша чыгарганнар, күрәсең. Башта минем улым сыйныфын, ә калганнарны – икенче һәм беренче сыйныфларны – соңрак. Балаларны тәрәзәләрдән дә сикергән дип сөйлиләр”, – ди хатын.

Аның сүзләренчә, бу көнне аның кызы, теше сызлавы сәбәпле, мәктәпкә бармаган. Иртәнге сәгать 11ләр тирәсендә малае әнисенә: “Әни, мин куркам. Мин сине яратам, безне атып үтерәләр”, – дигән хәбәр язган.  Хатын тәүдә улы шаяра дип уйлаган, әмма нәкъ шуннан соң  ул мәктәп чатында  бинага якын килмәскә һәм балаларга шалтыратмаска дигән хәбәрләрне күргән.

Ижауның 88нче санлы мәктәбендәге атыш турында бүген билгеле булды.  Атучы – кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган. 13 кешене атып үтергәч, ул үзенә кул салган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: