Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 сентябрь 2022, 13:19

Мәктәпкә янә атыш...

Кара киемдә ир башта сакчыны атып үтерә...

izhlife.ru
izhlife.ru

Бүген, 26 сентябрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәренең 88нче санлы мәктәбендә атыш булган. Әле укучыларны һәм укытучыларны эвакуциялиләр.

“База” телеграм-каналы мәгълүматы буенча, кара киемдә бер ир мәктәпкә килеп кирә һәм ата башлый. Башта ул сакчыны атып үтерә, аннары балаларга ата башлый. Укучылар сыйныф бүлмәләренә кереп бикләнергә тырыша.

Хокук саклаучылар шунда ук мәктәпкә килеп җитә. Атучы бер бүлмәгә кереп бикләнә һәм полиция белән атыша. Соңыннан ул үзен үзе атып үтергән, дигән рәсми булмаган мәгълүмат бар. 

Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 6 кеше үлгән, 20 кеше җәрәхәтләнгән. 

Атучының кем булуын тиздән ачыкларлар. Әмма бу хәл безнең бер ук тырмага кабат-кабат басубызны күрсәтә түгелме? Татарстан белән Пермьдәге атышулар сабак булмады микән ни? Ни өчен янә җаношеткеч хәл кабатлана?..

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: