Ижауда 88нче санлы мәктәптә бүгенге атышта яраланган бер укучы тиз арада директор кабинетына йөгергән һәм һөҗүм турында хәбәр иткән.
“[Һөҗүм вакытында] мәктәптә беренче катта идем, җинаятьче төп ишектән керде дә, кемне күрә – барысына ата башлады. Соңыннан [мин] директор кабинетына йөгердем һәм моны хәбәр иттем”, – ди укучы.
Удмуртия мәктәбенә һөҗүм бүген, 26 сентябрьдә, теркәлде. Нацистлар символикасы төшерелгән кара төстәге кием кигән ир Пушкин урамында урнашкан 88нче санлы мәктәпкә бәреп керә. Югары сыйныф укучылары сүзләренчә, атыш дәрес уртасында башланган, шуңа күпләр ни булганын аңламый калганнар. Бу вакытта кабинетларда булучылар ишекләрне ябып, шкафлар артына качкан.
Тикшерү комитеты мәгълүматларына ярашлы, 13 кеше һәлак булган. Аларның 7се – балалар, 6сы – өлкән яшьтәгеләр. 7 өлкән яшьтәге һәм 14 укучы җәрәхәтләнгән. Һөҗүм итүче үзен үзе үтергән. Аның гәүдәсен полицейскийлар тапкан. Үтерүченең мотивлары әлегә билгесез.
Нәрсә әйтергә дә белмәссең... Чыннан да, Казан, Пермь вакыйгалары беркемгә дә сабак булмаган, ахры. Югыйсә бүгенге хәл кабатланыр идеме? 13 кеше мәңгелеккә күзләрен йомган. Коточкыч бит бу! Әле яши дә башламаган 7 бала бу мәктәпкә башкача дәрескә килмәячәк...
Чыганак: lenta.ru