Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 сентябрь 2022, 19:17

Краснокама районы башлыгы урынбасары ришвәт белән тотылган

Ни өчен?

Краснокама районы башлыгы урынбасары ришвәт белән тотылган
Краснокама районы башлыгы урынбасары ришвәт белән тотылган

Ришвәтчелектә гаепләнгән Краснокама районы хакимияте башлыгы урынбасарын өй арестына урнаштырганнар. Судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  кичә Нефтекама шәһәр суды Рәдиф Аксәнов эшен тикшерде. Чиновник эре күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче үзенең танышына Краснокама районы территориясеннән  ком чыгару һәм ташу эшләрен башкаруда  200 мең сум акча ришвәт өчен булышлык  күрсәтергә вәгъдә иткән. 20 сентябрь көнне гаепләнүче парковкадагы машина эчендә ирдән ришвәтнең бер өлешен – 15 мең сум акча – алган.  

“Суд утырышында гаепләнүче һәм аның яклаучысы чикләү чарасын белгеләүгә каршы килмәгән. Суд аны 2022 елның 21 ноябренә кадәр өй арестына утырткан. Суд карары әле үз көченә кермәгән”, – диелә судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: