Стәрлебаш авылында хулиганнар мәктәп территориясендәге койма нигезен җимергәннәр. Нигезнең 5 өлеше җимерелгән. Соңгы ике айда бу инде вандаллыкның икенче очрагы.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов үзенең социаль челтәрләрендә сөйләвенчә, хулиганнар моны алдан уйлап эшләгән.
“Берничә кешегә ярты сәгать эчендә беркемгә дә комачауламаган һәм арытаба да әллә ничә еллар торырлык корылманы җимереп ташарга кирәк булган. Видеокамералар язмалары буенча, койманы юкка чыгарырга нәкъ шулкадәр вакыт кирәккән”, – дип язган Рахмангулов.
Стәрлебаш районының мәгариф бүлеге начальнигы Ринат Кәримов зыян әллә ни зур түгел дип сөйләгән.
Хулиганнар җимерекләрен үз көчләре белән ремонтлыячаклар, төзелеш материалларыннан ком һәм цемент сатып алганнар. Шулай да билгесез шәхесләр гамәлләрен җәзасыз калдырырга ярамый, ди ул.
Чыганак: bashinform.ru