Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2022, 23:52

Уенчык пистолет ярдәмендә ломбардны таламакчы булган

Талый алганмы соң?

newsae.ru
Фото:newsae.ru

Ижевскида 45 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир ломбардны таламакчы булган. Дүшәмбе көнне моны тасвирлаучы видео кадрлары интернетта таралды. Видео кадрларында медицина битлегендәге ир, сатучы кыз башына пистолетка охшаш әйбер төбәп, аны бина эченә алып керә һәм акча бирүне таләп итә. Ломбарда хезмәткәре, ачкычлар эзләгән булып, шкаф янына барып, шөбһәле төймәгә баса. Моны сизеп калган ир: “Бу нәрсә, кнопка мени?” – дип ломбардтан ашыгып чыгып кача.

Полиция мәгълүматлары буенча, бу хәл Ворошилов урамындагы ломбардта булган. Җинаять вакытына сейфта 175 мең сум акча яткан.  Күп тә үтми, полиция шикләнелүченең эзенә төшкән. Ул Ижевскида яшәүче моңа кадәр хөкем ителгән ир булып чыккан. Һөҗүм вакытында аның кулында уенчык пистолет булуы ачыкланган.

Җинаять эше кузгатып, аны вакытлыча изоляторга  япканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: