Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2022, 10:09

Көнчел ир хатынын машинага бәйләп юлдан өстерәп йөргән

Көнчел ирләр нинди генә вәхшилекләргә бармыйлар.

Көнчел ир хатынын машинага бәйләп юлдан өстерәп йөргән
Көнчел ир хатынын машинага бәйләп юлдан өстерәп йөргән

Көнчеллек  чир, диләр. Көнчел ирләр нинди генә вәхшилекләргә бармыйлар. Хатын-кызга кул күтәрү алар өчен гадәти хәл...

Ульяновск өлкәсендә яшәүче ир барсын да уздырган: сөйгән кызын автомобиленә бәйләп юл буйлап сөйрәп йөрткән. 

Ир, былтыр 18 октябрьдә урманда хатынын көнләшеп, башта балта сабы белән акрасын төйгән, аннан чүкеч алып аның аяк-кулларына сууккалаган. Болай да тынычлана алмагач, наручник кидереп, автомобиленең бамперына эләктереп куйган да юл буйлап өстерәп йөргән. Бәхетсез хатынның сынган аяклары машина артыннан өстерәлеп барган. Нәтиҗәдә, хатынкай исән калган, әмма хастаханәдә бик озак дәваланырга туры килгән.

Ирне кулга алганнар, җианять эше ачылган. Шушы көннәрдә суд  беркайда да эшләмәгән  36 яшьлек ирне 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Бу хакта төбәкнең прокуратурасы үзенең рәсми сайтында язып чыгарган.

Чыганак: tatpressa.ru

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: