Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2022, 12:19

Авария ясаган водитель шәраб эчәргә утырган

“Мин гаепле түгел!” – дигән ул.

stihi.ru
Фото:stihi.ru

Подмосковьеда кеше үлеменә китергән авариядән соң Gelandewagen водителе пассажир урынына утырып шәраб эчә башлаган. Бу хакта “112” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Иномаркадагы водитель үзен агрессив тота башлаган, шулай  ук  видеоэлемтә аша ниндидер хатынга шалтыратып тиргәшкән. Ул авария шаһитларына үзенең гаепле түгеллеген сөйләгән.

Һәлакәт урынына килгән  полицейскийлар авариядә гаепле водительгә наручниклар кидергәннәр.

Авария хакында бүген, 19 сентябрьдә, билгеле булды. Gelandewagen каршы юл полосасына чыга һәм берничә автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә такси водителе һәлак була, тагын ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Авариядән соң  ир иномаркасында вакыйга урыныннан качмакчы булган һәм шулай ук каршы юл полосасыннан кире юнәлештә кузгалып киткән. Исерек водитель бу юлы да берничә машинаны җиңелчә бәрдергән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: