Башкортстанда бер туташны яше аркасында эштән азат иткәннәр. Эш шунда – җәен Белорет районында яшәүче 17 яшьлек кыз урындагы бер оешмага бармен булып эшкә урнаша. Үз көенә сөенеп кенә эшләп йөргән вакытта анда прокурор тикшерүе килеп төшкән...
...Һәм балигъ булмаган кызның эшләү факты ачылган. Закон буенча, 18 яшькә кадәр сәламәтлеккә һәм әхлакка зыян китерелергә мөмкин булган урыннарда эшләргә ярамый. Мондый урыннарга алкоголь сатыла торган бар да керә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кызны эшкә алган эшкуарны җаваплылыкка тарттырып, аңа өч мең сум штраф салганнар. Кыз белән хезмәт килешүен өзәргә туры килгән.