Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 сентябрь 2022, 14:19

Игътибар! Сак булыгыз!

Башкортстанда мошенниклар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре булып шалтырата, йорт-фатирларга кереп йөри башлаган.

radiomayak.ru Игътибар! Сак булыгыз!
Игътибар! Сак булыгыз!Фото:  radiomayak.ru

 Министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мошенниклар гадәттән тыш хәлләр ведмствосының җитәкчеләре, аларның урынбасарлары булып таныклыкларын күрсәтәләр һәм аерым гонорар түләгән очракта тикшерүне тәкъдим итәләр. Мәсәлән, янгынга каршы сигнализациягезне алмаштырырга кирәк диләр һәм бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәбез дип очрашу вакытын билгелиләр яки тиешле сумманы түләгәндә “йомып№ калдырабыз дип вәгъә итәләр. “Уяу булырга чакырабыз, – диләр министрлыкта. – Әгәр шигегез туа икән, яисә шундый тикшерү белән киләләр икән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына +7 (347) 222-87-89 номеры буенча шалтыратыгыз”.

Белешмә өчен. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган дәүләт янгынга каршы күзәтчелек хезмәткәре махсус киемдә булырга, хезмәт таныклыгын, шулай ук тикшерү үткәрелүе турында җитәкчесе чыгарган күрсәтмәнең күчермәсен күрсәтергә тиеш.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: