+7 °С
Болытлы
Прокурор тикшерүләре вакытында шундый фактлар ачыкланган. 2022 елның апрель аенда авыл хакимиятенә авыл кешеләре төркеменнән карьерны ябу һәм җир участогын рекультивацияләү турында гариза килә. Закон мондый гаризаларны 30 көн эчендә карауны таләп итә. Әмма хакимият башлыгы өч ай буена аны карамаган һәм кешеләргә җавап бирмәгән.
Прокуратура РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.59 маддәсенә ярашлы эш ачкан һәм хакимият башлыгын 5 мең сумга штрафка тарттырган.