Һәм 12 нче тапкыр аңа баш тартканнар.
67 яшьлек Марк Дэвид Чепмен хәзер 2024 елның февралендә генә тагын шартлы рәвештә иреккә чыгаруларын сорап гариза яза ала.
2020 елның сентябрендә, җырчыны үтереп 40 ел үткәннән соң, Марк Чепмен җырчының тол хатыныннан гафу үтенде. 1980 елның декабрендә, җырчы хатыны белән студиядән кайтып килгән вакытта, Чепмен “популярлык” яулау максаты белән җырчының аркасына биш тапкыр ата. Җырчыны хастаханәгә алып китәләр, әмма ул хастаханәгә барып җитү белән вафат була.
Чепменны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр.
Чыганак: tatpressa.ru