

БР буенча Эчке эшләр мистрлыгында хәбәр итүләренчә, Стәрлетамакта олы яшьтәге хатын белән күңелсез хәл булган. Аңа урамда кунар урын юк дип таныш булмаган бер хатын мөрәҗәгать итә. Әбекәй хатынны арзан гына хакка кундырырга ризалаша. Арытаба кунак фатир хуҗасына: “Улларыңа бозым салганнар”, – ди. Һәм сәер ритуал – йорттагы барлык алтын бизәнгечләрне һәм акчаларны капчыкка җыеп, мендәр астына яшерү – аша аларны “дәваларга” вәгъдә итә.
Кызганыч, әмма карак хатын бу капчыкны урлап, аның урынына курчак тыгып куеп, кача. Корбанына исә чиркәүгә йөрергә, изге су эчәргә киңәш итә. Чиркәүгә барганда әбекәй аны алдауларын аңлый, әмма күрәзәчедән җилләр искән инде. 27 мең сум һәм алтын бизәнгечләрдән дә...
Полицейскийлар күрәзәченең эзенә Пермьдә төшәләр. Аны тоткарлап, Башкортстанга алып киләләр. Гаебен танып, пенсионер хатынга салган зыянны капларга вәгъдә иткән ул.
Чыганак: bashinform.ru