

2021 елның 20 сентябрендә Пермь милли тикшеренү университетында 6 кешене атып үтергән, 40 кешене яралаган 18 яшьлек студент Тимур Бекмансуров үз гаебен тулысынча таныган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы.
Әлеге вакытта Бекмансуровка карата суд бара. Чираттагы суд утырышында аңа гаебен тануы турында сораганнар.
Яшь егет бу югары уку йортына бер каршылыксыз кереп булуы турында белгәч һөҗүм итәргә була. Сорау алу протоколына ярашлы, ул коралны массалап кеше үтерү нияте белән сатып ала. Аның максаты башта университетта кешеләрне “кырырга”, соңыннан үзенә кул салырга була.
Һәлак булган студентларның әти-әниләре җинятьчедән 18 миллион сум әхлакый зыян таләп итә. Җинаять эшендә 60 кеше зыян күрүче дип табылган. Тимур үзе һәм аның адвокаты судка бернинди дә ходатайство белән мөрәҗәгать итмәгән.
Чыганак: tatpressa.ru