

Октябрьскийда полициягә 26 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Егет сүзләре буенча, аның телефон номерына билгесез кеше шалтыраткан һәм киләчәктә дивидендлар алырлык итеп акчаларын бер эшкә салырга тәкъдим иткән. Аннары аферист аны банкта кредит алырга күндергән. Кредит акчасын егет билгеләнгән урында мошенникка үз куллары белән тапшырган.
Шуны әйтергә кирәк: аферист үз ролен бик яхшы башкарган, хәтта егеттән акча алуы турында расписка да язып биргән. Әмма мошенникка ышанган егет аны укып тормаган, ахырда югалткан да.
Шулай итеп, артык беркатлы егет 1,5 миллион сум акчасыннан колак каккан.
Җинаять эше кузгатылган, бу маддә буенча каралган җәза 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителүдән гыйбарәт.
Телефоннан шалтыратып нәрсә дә булса тәкъдим итсәләр, берүк игътибарлы булыгыз, җәмәгать. Мошенниклар – бик яхшы психологлар. Алар бик тиз төп башына утыртып, “штансыз” калдыра ала.
Чыганак: bashinform.ru