Җинаять һәм җәза
26 август 2022, 15:03

Юл фаҗигасе булмаган көн юк

Иглин һәм Миякә районнарында юл һәлакәте нәтиҗәсендә балалар зыян күргән. 

Юл фаҗигасе булмаган көн юкЮл фаҗигасе булмаган көн юк
Юл фаҗигасе булмаган көн юк

Бүген, 26 августта, Иглин районында беръюлы дүрт машина бәрелешкән.

Юл һәлакәте Самара-Уфа-Чиләбе юлында булган. Алынган мәгълүматларга караганда, "Шкода Октавия", "Мазда", "КИА Спектра" һәм Газель бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә "Мазда" водителе, 7 һәм 14 яшьлек ике пассажир хастаханәгә озатылган.

 

Шулай ук, Миякә районында исерек водитель аркасында килеп чыккан юл фаҗигасендә бер бала зыян күргән.

Кыргыз-Миякә авылында "Шевроле Круз" белән ВАЗ-2114 бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә, 15 яшьлек ВАЗ-2114 пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. "Шевроле Круз" водителе - 35 яшьлек ирнең исерек хәлдә булуы ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,973 мг/л алкоголь күрсәткән. Әлеге шоферның 2012 елдан башлап инде өченче тапкыр исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган.

Руль артына эчеп утыру – үзеңне дә, башкаларны да белә торып үлемгә китерү дигән сүз. Көнаралаш булган һәлакәтләрнең күбесе эчкелек нәтиҗәсендә. Статистика буенча, һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыга.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас