Җинаять һәм җәза
25 август 2022, 19:17

Җинаятьче кулга алынган

Кичә Илеш районында вәхшиләрчә үтерелгән Бөек Ватан сугышы ветеранының гәүдәсе табылды.

Җинаятьче кулга алынганҖинаятьче кулга алынган
Җинаятьче кулга алынган

Кичә Илеш районында вәхшиләрчә үтерелгән Бөек Ватан сугышы ветеранының гәүдәсе табылды.Тәнендә пычак эзләре, яралары бик күп. Башына гына 4 тапкыр бик каты сукканнар...

Оператив-эзләү чаралары барышында ветеранны үтерүдә шикләнелүче ачыкланган. Ул элегрәк хөкем ителгән шул ук авылда яшәүче 63 яшьлек ир булып чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авылдашы пенсионерга акча сорап кергән. Ләкин йорт хуҗасы аның үтенечен кире каккач, ул аңа ташланган, башына һәм күкрәгенә берничә тапкыр суккан. Шуннан соң ир зыян күрүченең йортын тентеп, табылган акчаларны урлап чыгып киткән.

Шикләнелүче кулга алынган һәм тикшерү органнарына тапшырылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас