Җинаять һәм җәза
25 август 2022, 07:25

Вәхшилек

Салават шәһәрендәге коточкыч хәл турында ишеткәнсездер инде.

ВәхшилекВәхшилек
Вәхшилек

Көн туса, бер хәбәр, дияргә яратабыз. Чыннан да шулай. Күңелләрне сөендерерлек, шатлык өстәрлек хәбәрләр булса, ни әйтер идек тә бит... Тик явызлыгы белән шаклар катырган, шомландырган начар хәлләр турында да ишетергә туры килә шул. Әллә эсселек шулай тәэсир итә адәм балаларының аңына, әллә эчкечелек, әллә динсезлек. Ничек кенә әйтсәк тә, дөрес аңлата алмасбыз кебек.

      23 августта Салават шәһәрендә булган вәхшилек турында күпләр ишеткәндер. 61 яшьлек пенсионер ир нык кына “төшергәч”, өйдәгеләрнең – инде үсеп беткән 1 һәм 2нче группа инвалид улларының үзәгенә үтеп, баш төзәтергә акча таптыра башлый. Компьютер артында утырган егетләр исерек әтиләренең таләбен колак яныннан гына үткәреп җибәрәләр.

     Әмма ир тынычланырга уйламый, һаман аракыга акча таптыруын дәвам итә. Менә шуннан соң егетләрнең берсе түзми, полициягә шалтыратып, ярдәм сорый. “Һичъюгы участокка алып китегез”, - дип үтенә ул.

     Дөресен әйтергә кирәк, участковый тиз килеп җитә. Шалтыратуны кабул итеп, берничә минут үтүгә ул инде фатир ишеген шакый. Ләкин барыбер соңлаган булып чыга – шушы берничә минут эчендә исерек ир улларын үтереп өлгерә. Участковый килеп кергәндә егетләрнең икесе дә үлгән була.

    Коточкыч хәлләр моның белән генә тәмамланмый әле – аракы сөременнән башы киткән ир балаларын яклашкан хатынына да пычак белән үлемечле яралар  сала. Соңгысы дәваханәдә җан бирә. Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир җинаять эшләвен таныган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

     Чәчләр үрә торырлык бу хәллләр турында ишеткәч, ирексездән Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигыре искә төшә. Сугыш яланында яраланып, яшәү белән үлем арасында көрәшкән сугышчы егеткә хәтта ач бүреләр дә тими, борылып китә. Ә таң белән шул урынга килгән кешеләр вәхшиләрчә егетнең соңгы сулышын өзә. “Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр,
бу кадәр үк ерткыч түгелләр”, хәтерлисезме? Кызганыч, бик кызганыч  мондый хәлләр башкача кабатланмасын иде.

                                               Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас