Җинаять һәм җәза
25 август 2022, 08:08

"БМВ"га ут төртүчене тотканнар

Бу җинаяте өчен ул 100 000 сум белән бүләкләнгән. 

"БМВ"га ут төртүчене тотканнар"БМВ"га ут төртүчене тотканнар
"БМВ"га ут төртүчене тотканнар

Башкортстан полициясе ике машинаны яндыруда шикләнелүчене кулга алган. Иркутск өлкәсендә яшәүче бер ир 100 мең сум күләмендә вәгъдә ителгән түләү өчен чит ил машинасына ут төрткән.

Бу елның җәй башында Стәрлетамакта берьюлы ике машина – «БМВ 530» һәм «Хонда Джаз» янган иде. Җинаять урынында РФ Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре булган. Машина үзеннән үзе янмаган, махсус ут төрткәннәр, чөнки «БМВ» хуҗасы эшкуар булган, дигәннәр. Алдан уйлап машинаны юк итү яки милеккә зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-эзләнү чаралары барышында шикләнелүче табылган. Иркутскида яшәүче бу кеше күп тапкырлар хөкем ителгән булган. Аны үз шәһәрендә кулга алганнар һәм безнең республикага алып килгәннәр.

29 яшьлек бу кешегә акчалата "бүләк" өчен машинага ут төртергә тәкъдим иткәннәр, ә ул ризалашкан һәм бу биремне үтәгән.

«БМВ» белән янәшәдә торучы Хонда очраклы рәвештә янган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас