

Уфаның Округ Галле исемендәге “акыллы” тукталышында чираттагы вандаллык очрагын ачыклаганнар. Тукталыштагы күзәтү видеокамерасына ике үсмер эләккән. Егетләрнең берсе ябыштырылган җәмәгать транспорты хәрәкәте тезмәсен куптарып маташкан. Икенче егет бу вакытта телефонда “утырган”. Бер арада ул, сикереп торып, камерага маймылланып алган, аннары тагын телефонына текәлгән. Аның үҗәт иптәше, тырыша торгач, автобуслар расписаниесен куптарып, аны “киеп карый”.
Бик сәер заманда яшибез. Кайсыберәүләр җинаять кылганда эз калдырмаска, камералардан “качарга” тырыша. Ә кемдер, оятсыз рәвештә тәртип бозып, аны камерага күрсәтә хәтта. Хулиганлык өчен фәлән тәүлеккә япсалар, бәлки, киләчәктә алай кыланмаслар?
Чыганак: bashinform.ru