Җинаять һәм җәза
24 Августа 2022, 12:21

Хатынын, игезәк улларын да жәлләмәгән

Салават шәһәрендә эчкелек аркасында коточкыч хәл булган. 

Хатынын, игезәк улларын да жәлләмәгәнХатынын, игезәк улларын да жәлләмәгән
Хатынын, игезәк улларын да жәлләмәгән

Салават шәһәрендә яшәүче бер пенсионер хатынын һәм I һәм II төркем инвалид ике улын үтергән.

23 августта эчкелек аркасында гаиләдә тавыш чыккан. 61 яшьлек ата кеше баш "төзәтү" өчен игезәк балаларыннан эчәргә сораган. Уллары бирмәгәч, ир акырына-җикеренә башлаган, кул күтәргән.

Күпмедер вакыттан егетләрнең берсе полициягә шалтыратырга тотынган. Моны белеп торган ир пычак алган да, уллары яшәгән бүлмәгә кереп, башта берсенең муенына кадаган, аннан икенчесенә... Тавышка икенче бүлмәдән хатыны йөгереп кергән. Кызган ир аның да муенына, күкрәгенә һәм башына кадаган.

Малайлары урында ук җан биргән, 64 яшьлек хуҗабикә дәваханәдә үлгән.

Эчкелек юньлегә илтми шул...

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас