Җинаять һәм җәза
23 август 2022, 17:23

Ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган

Бу хәл Казанда булган. 

life.rulife.ru
Фото:life.ru

Казанның Серов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ир-атның аңсыз һәм кан эчендә ятуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, 59 яшьлек һәм 53 яшьлек ир-атлар табын корып утырган. Берникадәр вакыттан алар талаша башлаган. Аннары өлкәнрәге пычак алган һәм иптәшенә чәнчегән.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, һөҗүм итүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, ә һөҗүм итүче ир-атны тоткарлаганнар.

Тулырак монда  укый аласыз.

Читайте нас