

Норильскида тикшерүчедә сорау алган вакытта ике хатынны көчләргә маташуда шикләнелүче 23 яшьлек студент үз-үзенә кул салган.
Хокук аклау органнарында хәбәр итүләренчә, шикләнелүче бәдрәфкә бару үтенече белән кабинеттан чыккан. Бераздан аның гәүдәсен бина тәрәзәләре астында тапканнар.
Суицид очрагы буенча тикшерү эше башланган.
Моннан алда Төньяк Осетия –Алания республикасында туып-үскән һәм май аенда Норильскидагы предприятиегә практика үтәргә килгән студентны тоткарлаулары турында билгеле булды.
Тикшерү версиясе буенча, 20 август иртәсендә егет урамнан китеп баручы ике хатынга һөҗүм иткән һәм аларны көчләргә теләгән. Әмма ул узгынчылардан курыккан. Студент гаебен таныган һәм җинаять кылырга теләгәндә исерек идем дигән.
Тикшерү комитеты сорау алуның видеосын бастырган.
Чыганак: lenta.ru