Җинаять һәм җәза
21 август 2022, 14:06

Эчкелек аркасында хатынын һәлак иткән

Бу хәл Куергазы районында булган. 

Эчкелек аркасында хатынын һәлак иткәнЭчкелек аркасында хатынын һәлак иткән
Эчкелек аркасында хатынын һәлак иткән

Кичә, 20 августта, Куергазы районында исерек водитель гаебе белән аның хатыны һәлак булган.

Юл һәлакәте көндезге сәгать өчләрдә Арыслан-Әмәкәч авылында булган. Шул районда яшәүче 61 яшьлек ир ВАЗ-2111 руле артында Үзәк урамнан китеп барганда юлдан читкә чыгып, бер йорт коймасына килеп менгән. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә 57 яшьлек пассажиры - машина йөртүченең хатыны алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган.

Билгеле булганча, ул каешын эләктермичә утырган, хәвефсезлек турында уйлаган булса, бәлки исән дә калган булыр иде, дигәннәр табиблар.

Водитель нык имгәнмәгән, шулай да медицина ярдәме кирәк булган. Машина белән ул исерек килеш идарә иткән. Әле тикшерү эшләре бара, ди. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас