

Благовещенск районында полиция хезмәткәрләре Ырынбур өлкәсендә туып-үскән 43 яшьлек егетне җинаять өстендә тотканнар. Ул үзенең элекке хатыны белән наркобизнеска кереп киткән.
Тоткарланучыны тентегән вакытта сумкасыннан билгесез матдә салынган 70 кечкенә төргәк тапканнар. Шикләнелүче ир һәм 39 яшьлек хатын җиңел акча эзләп, интернет-кибеткә "закладка" куючы булып урнашканнар. Алар Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә зур күләмдә тыелган матдә сатканнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар клиентларын интернет аша гына табып, Уфа, Әлшәй, Благовещенск, Дәүләкән һәм Дүртөле районнарында төргәкләр "төртеп" йөргәннәр һәм бик зур акчалар эшләгәннәр.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре республика буйлап аларның тагын 215 урында закладка яшерелүен ачыклаган. Барлыгы 150 граммнан артык матдә законсыз әйләнештән алынган. "Эшкуарлар" кулга алынган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.