Җинаять һәм җәза
19 Августа 2022, 05:16

Очрашканнар да бик тиз дуслашканнар

Тик бар да күңелсез тәмамланган.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Стәрлетамакта бер ир танышының фатирыннан 30 мең сумлык телевизорын алып чыккан.

Полиция мәгълүматлары буенча, ирләр бу хәлдән бер көн алда танышкан һәм дуслыкларын “ныгытырга” уйлаганнар. Спиртлы эчемлекләр беткәч, фатир хуҗасы тагы бер “ярты” эзләп чыгып киткән. Кайтуына исә 44 яшьлек фатир хуҗасы шешәдәшенең дә, телевизорының да юкка чыгуын күргән.

Тикшерү каракның эзенә  тиз төшкән һәм җинаятьчене тоткарлаган. Ул – Стәрлетамакта яшәүче 34 яшьлек ир. Ул гаебен таныган һәм телевизорны комиссионкага тапшырып өлгерүен сөйләгән. Шулай ук ул техника хуҗасына зыянны капларга тиеш.

“Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас