Җинаять һәм җәза
16 август 2022, 15:00

“Фатирда – бомба!”

Коточкыч!

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Нефтекама шәһәр суды бер хатынга мәҗбүри психиатрия экспертизасы үтәргә дигән карар чыгарган.

Судлар матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 36 яшьлек хатын, быел апрельдә махсус хезмәтләргә Ленин урамында урнашкан фатирларның берсенә шартлаткыч матдә куелган дип шалтыраткан. Хезмәткәрләр күрсәтелгән адрес буенча килгән, әмма бернинди бомба да тапмаган.

Җинаять эше кузгатканнар. Аны тикшергәч, суд хатынга психиатрия экспертизасы үтәргә дигән карар чыгарган. Карар үз көченә кергән, шикләнелүче махсуслаштырылган стационарга урнаштырылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас