

Уфада суд приставлары халык телендә “алтын гаишник” дип йөртелгән Илдус Шәйбаковның, шулай ук аның якын туганнарының милкен һәм акчаларын дәүләткә тапшырганнар.
БР буенча Суд приставлары федераль хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Skoda Kodiaq һәм Land Cruiser 150 машиналары, 45,2 кв. м. мәйдандагы фатир, 2 торак булмаган бина (мәйданнары – 263,9 кв.м. һәм 284 кв.м.), 60 мең доллардан артык валюта, 30,9 мең сум акча тартып алынган.
Кече ришвәтчелек маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү нәтиҗәсендә Шәйбаковның хатыны, улы, әбисе һәм башка туганнары аларның исеменә теркәлгән милек һәм керемнең каян барлыкка килүен төгәл аңлата алмаган.
Шулай итеп, суд бәхәсле милек хокук саклау органнарында эшләүче Шәйбаков керемнәренә сатып алынган дигән фикергә килгән. Ә “алтын гаишник” ул керемнәренең законлы икәнен дәлилли алмаган.
Әйткәндәй, тартып алынган машиналар БР буенча Суд приставлары федераль хезмәте мәнфәгатенә тапшырылган.
ЮХХДИ бүлегенең элекке начальнигы Илдус Шәйбаков елдан артык хокук саклау органнарыннан качып йөрде. Ул узган елның май ахырында федераль эзләүгә игълан ителгән иде. Һәм менә бүген, 15 августта, БР буенча Эчке эшләр министрлыгында һәм төбәктәге Тикшерү комитетында Шәйбаковны тоткарлаганнар дигән рәсми хәбәр билгеле булды.
Чыганак: gtrk.tv