+28 °С
Болытлы


Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә 53 исерек водитель кулга алынган, аларның 5се кабат исерек хәлдә руль артына утырган. Бу хакта БР ЮХХДИ хәбәр итә.
Узган 24 сәгать эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 1400дән артык төрле юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, республика юлларында 11 юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән һәм 14 кеше зыян күргән.