

Сибайда 10 август төнендә бер исерек ир куаклар арасында уянып киткән дә ерак түгел мәчет бинасын күргән. Мәчетләргә йөрүчеләр гадәттә хәер сала, шуңа анда мотлак рәвештә акчалар салынган тартма бардыр дип уйлаган. Һәм инде ул акчаларны урларга дигән карар кылган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай буенча бүлек штабы инспекторы Азалия Азаматова хәбәр итә.
Медицина битлеге, перчаткалар киеп, башына тастымал (аны, имеш, шунда куаклар арасында тапкан) урап, ир җинаять кыла. Мәчеттә беркем дә юклыгын алдан тикшереп, утын агачы белән пластик ишекне җимереп керә һәм хәер акчалары өчен тәгаенләнгән тартмаларны алып чыга. Аларның барысын да бушаткач, карак шәһәр үзәгенә таба юллана. Тартмалардан алынган “табыш” 7 мең сумга якын тәшкил иткән.
Кайнар эзләр буенча бурны тоткарлаганнар. Шикләнелүче – моңа кадәр хөкем ителгән Зианчурада яшәүче 37 яшьлек ир. Ул Сибайга Магнитогорскидан җинаять кылырга 1 атна кала килгән. Теләсә кайда кунып, хәмер эчеп-исереп йөргән.
Карак гаебен таныган. Акчаларның берникадәр өлешен тартып алып өлгергәннәр, калганын ул хәмер белән ризыкка туздырган. Җинаять эше кузгатылган.
Аллаһ йортына хәер итеп салынган акчаларга да үрелгәч инде...
Чыганак: bashinform.ru