

Екатеринбургта бер хатын бурычларын түләү өчен социаль челтәрләр ярдәмендә улын саткан.
Июль ахырында «ВКонтакте»да 300.000 сумга 7 яшьлек бала сатылуы турында белдерү пәйда булган. Аны Нәргизә исемле хатын бөерләр күчереп утырту турындагы бер төркемгә урнаштырган.
Бу бизнес-схеманы кешеләрне сату белән көрәш оешмасы да күреп калган. Килешү көнендә алар сатып алучы ролен башкаручы волонтер белән сөйләшенгән вакытка сәүдә үзәгенә очрашуга килгәннәр. Нәргизә, сөйләшенгәнчә, улын алып килгән, аның документларын да онытмаган - поликлиникадан, мәктәптән дә исәптән төшергән.
"Сатып алучылар" малай белән танышканнан соң, Нәргизә 300 мең сум акча алуы турында распискага кул куйган һәм «сатып алучы»га баласын тапшырган...
Шуннан аны кулга алганнар. "Бурычларымны түләү өчен акча кирәк булды, икенче ирем белән улым дуслашып китә алмалылар," - дип акланган ул.