Җинаять һәм җәза
10 август 2022, 15:11

100 мең сум акча өчен...

Коточкыч!..

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфада  ике талаучы ир, 100 мең сум таләп итеп, бер ирне тукмаганнар һәм урлап киткәннәр. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр кыйналган ир белән бергә төзелештә эшләгәннәр. Инорс микрорайонында корбан белән очрашуда алар башкарган эшләр өчен кча түләүне сораган. Ир баш тарткан. Шулчак җинаятьчеләр аны  куллары һәм аяклары белән дөмбәсли башлаган, ахырда машинага көчләп утыртып, Черниковка ягына илткәннәр.

“Үз гомере һәм сәламәтлеге өчен коты очкан ир тиз арада тиешле сумманы бирергә ризалашкан. Аны күп тә үтми җибәргәннәр. "Юл уңаеннан" шикләнелүче ирләр аның машинасыннан төзелеш кораллары һәм мобиль телефонын урлаганнар. Шул ук вакытта бу өчәү арасында нинди дә булса  гражданлык яисә телдән килешү булмаган, аларны эшкә өченче зат җәлеп иткән”, – диләр Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсендә.  

Каза күргән ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә 31 һәм 28 яшьлек уфалыларны кулга алганнар. Аларга “талау” һәм “кеше урлау” маддәләре буенча җинаять  җәзасы яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас