Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 август 2022, 22:01

Түзәлмәдем, дигән

Благовар районында 26 яшьлек ир күршесенә  килгән "Порш Кайен" машинасын урлап качкан.

Түзәлмәдем, дигән
Түзәлмәдем, дигән

Бу җинаять Коб-Покровка авылында булган.

50 яшьләрдәге бер ир кыйммәтле чит ил машинасында Коб-Покровкага ике туган энесенең хәлен белергә барган. Капка янына килеп туктагач, тимер арбасын йорт алдына кертеп куярга теләгән һәм, шуңа күрә, аны сүндереп тә тормыйча, тизгә генә йорт хуҗасы белән исәнләшергә кереп киткән. Озак та тормаган ул,чыккан.Ә кыйммәтле «Порш»ннан инде җилләр искән.

Бу вакытта урамда бер исерек өенә кайтып барган икән. Күрше капка төбендә матур „Порш Кайен“ ны күргәч, якыннан карап, сокланып кына үтәргә теләгән. Тик, ул кабынган, әмма хуҗасыз торгач түзмәгән, руль артына утырган да, Уфага киткән.

Бу благоварлы урлашкан өчен элек тә хөкем ителгән булган, шуңа күрә машина урлап качу аңа бер "кыенлык" та тудырманан.

Машинада исән-сау Уфага барып җиткән, аны Менделеев урамында калдырып, таксида бер дустына киткән. Ә анда инде аны дусты түгел, ә полицейскийлар көтеп торган.

"Җинаять кылу уемда юк иде. Машинаның ачкычы шунда торгач, түзәлмәдем, утырып киттем", - дип акланган ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: