Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 август 2022, 11:04

“Исерек идем...”

Бу сүзләр генә кешене аклыймы?

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

18 яшьлек исерек егет Мәскәүнең төньяк-көнбатышындагы Южное Тушинода парковкадагы 11 машинага зыян салган. Бу хактагы видео интернетта таралган.

Кадрларда күренүенчә, яшь егет шәһәр ихаталарында кадакка охшаган әйбер белән машиналарны сыдырып йөри.

Соңрак сыдырылган Volkswagen  хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән.  Оперативниклар шул ук көнне  Лодочная урамында тагын 10 машинага зыян салынганын ачыклаганнар. Кайбер машиналар кузовлары очлы әйбер белән сыдырылган, кайсыберләрнең тәгәрмәчләрен тишеп киткәннәр.

Полицейскийлар хулиганны тапканнар. Мәскәүдә яшәүче 18 яшьлек егет үз гаебен таныган һәм бу моны исерек килеш кылдым дигән.

Әйе, безнең илдә кырын төяргә яратучыларга “исерек идем” дигән сүзләр күп нәрсәне аклар төсле тоела. Тик юк. Закон алдында  барыбер җавап бирергә туры киләчәк...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: