+21 °С
Болытлы


Daewoo Matiz руле артындагы водитель ханымны юл полицейскийлары Уфа районының Жуково авылында туктата. Инспекторларның документларны күрсәтү таләпләрен инкарь итеп, хатын бик каты сүгенә башлый, ахырда хәтта юл-патруль хезмәткәрләренең берсенең кулын тешли.
Шундый тәртибе һәм хокук саклау органнарына янаганы өчен аны тоткарлыйлар. Арытаба ул өч тәүлек рәшәткә артында утырачак. Бу хакта ЮХХДИдә хәбәр иттеләр.
Чыганак: bashinform.ru