Җинаять һәм җәза
4 август 2022, 05:24

Эчтең икән, руль артына утырма!

Кичә республикада 33 исерек водитель "тотылган".

Эчтең икән, руль артына утырма!Эчтең икән, руль артына утырма!
Эчтең икән, руль артына утырма!

Узган тәүлектә Башкортстанда 4 юл һәлакәте булган, 8 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр белән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук, кичә, 3 августта, республика буенча 33 исерек шофер тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 1500 дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, исерек тотылган 33 водительнең 5се кабат эчеп руль артына утырган.

Исерек хәлдә машина белән идарә итү авыр җинаять булып санала. Хөрмәтле водительләр! Алкоголь кулланып рульгә утырганчы шуны уйласагыз иде, сезнең юлыгызда уйламаган фаҗига килеп чыгарга һәм анда кеше гомерләре өзелергә мөмкин. Руль артына утырганда, исегездә тотыгыз, сез үзегез һәм пассажирлар өчен генә түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тотасыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас