Җинаять һәм җәза
3 август 2022, 11:28

Полиция хезмәткәренә акча "төрткән"

Законсыз хәмер сатучы хәзер моның өчен дә җәзасын алачак. 

Полиция хезмәткәренә акча "төрткән"Полиция хезмәткәренә акча "төрткән"
Полиция хезмәткәренә акча "төрткән"

Ишембайда яшәүче бер ир маркировкасыз 45 литр алкогольле эчемлекләр белән тотылган. Ләкин, ул моның белән килешәсе килмәгән, полицейскийга ришвәт биреп котылырга уйлаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, полиция хезмәткәрләре юлда «ВАЗ 2110» автомобилен туктатканнар, ә анда 30 шешә легаль булмаган спиртлы продукция табылган. Ир югалып калмаган, полиция хезмәткәренә акча ”төрткән". Полиция машинасы ишегенең кесәсенә 30 мең сум кыстырып, бу проблемадан котылырга булган. Ләкин полицейский акчаны алмаган. Шуннан инде бу кешегә карата тагын бер җинаять эше ачылган. 

Тотылган кеше үз гаебен танымаган, дип билгеләп үткәннәр прокуратурада.

 

Олег Яровиков фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас