Җинаять һәм җәза
2 август 2022, 13:02

Краснокама районында тимер юлы каракларын эләктергәннәр

Рельслар сүтелүе аркасында өч тулы цистерна тимер юлыннан төшкән.

Краснокама районында тимер юлы каракларын эләктергәннәрКраснокама районында тимер юлы каракларын эләктергәннәр
Краснокама районында тимер юлы каракларын эләктергәннәр

Башкортстанның Краснокама районында тимер юлы каракларын эләктергәннәр. 

Оператив-эзләү чаралары барышында тотылган җинаятьчеләр рельсларны бер-берсенә беркетә торган 1,2 тоннадан артык шөреп һәм ныгытмаларны урлап сатулары ачыкланган. Төркемнең җинаятьчел гамәлләре аркасында тоз кислотасы белән тулы өч цистерна тимер юлы күчәреннән төшкән.

«Башнефть - Логистика» оешмасы әлеге юлларны арендага алган булган һәм бу зыян күләме аларга 1,3 млн сумнан артып киткән.

Хәзер кулга алынган каракларга карата җинаять эше ачылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас