

Белорет районында «Кеше үтерү» маддәсе буенча 29 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул сөяркәсен каеш белән буып үтергән.
30 июль көнне кич РФ Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенә бер яшь кыз әнисен үле килеш табуы турында хәбәр иткән. Ул якын кешесен берничә сәгать элек елга ярында дус-ишләре белән кәеф-сафа күреп, эчеп утырганын күргән, тик яннарына барып тормаган.
Әнисе үзенең сөйгәне белән ял итеп, спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Бераздан кыз, әнисе озак кайтмый торгач, су буена аны эзләп төшкән. Бакса, әнисенең җансыз гәүдәсенә генә тап булган...
Бу көнне кызның 42 яшьлек әнисе киләчәктә сөяркәсе белән кайда яшәүләре турында бәхәсләшкәннәр. Уртак фикергә килә алмагач, пар талаша, хәтта сугыша башлаган. Хатын мөнәсәбәтләрне өзәргә теләвен белдерткән, сөйгәнен куган. Ачуы кабарган ир, моңа җавап итеп, хатынны җиргә егып салган да, сумка каешы белән муеныннан буган.
БР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң гаепләнүче үзенең гаебен таныган. Полиция хезмәткәрләренә килеп, барысын да сөйләп биргән.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Чыганак: Башинформ,
Автор фотосы.